«Елмаю һәм көлү – һәркемгә кирәк»: танып белү уены (6+)
2
Июнь 2022
Пәнҗешәмбе
2 июнь көнне 12 нче санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Н.Н.Носов иҗаты буенча «Елмаю һәм көлү – һәркемгә кирәк» дигән танып белү уены уздырды. Мультимедиалы презентация ярдәмендә яшь китап сөючеләр язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында күп мәгълүматлар белде. Балалар «Белмәмешнең әкияти күршеләре», «Әсәрне һәм аның геройларын ата» дигән төрле бәйгеләрдә актив катнашты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, кроссворд чиште, Н.Носовның үзләре яраткан әсәрләрен искә төшерде. Рәсем сәнгатен сөючеләр Белмәмешнең портретын буяды. |